Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думада Кытай интернет-кибетләреннән посылкалар кабул итүне туктатырга тәкъдим иттеләр

Идеянең инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов моны коронавирусның ничек таралуы һәм вирусның «йокы режимы»нда үз-үзен ни рәвешле тотуы әлегә тулысынча билгеле булмавы белән аңлатты.

Россия Дәүләт Думасында Кытай интернет-кибетләреннән посылкалар кабул итүне вакытлыча – коронавируска бәйле вазгыять нормальләшкәнчегә кадәр туктатып торырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Идеянең инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов моны коронавирусның ничек таралуы һәм вирусның «йокы режимы»нда үз-үзен ни рәвешле тотуы әлегә тулысынча билгеле булмавы белән аңлатты.

Депутат россиялеләрнең Кытай онлайн-платформаларыннан җиңел сәнәгать һәм халык куллануы товарлары гына түгел, ә азык-төлек продуктлары, тәмләткечләр һ.б. товарлар да сатып алуын искәртте. Алар исә «теләсә нинди вирус өчен табигый инкубатор» була ала. Парламентарий РФ сәнәгать һәм сәүдә министры һәм «Россия почтасы» генераль директорына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Кытайда бу билгесез авырудан 361 кеше үлгән, 17,2 меңгә якын кеше әлеге чирне йоктырган. Башка илләрдә тагын 140тан артык кеше коронавирус белән авырый. 31 гыйнварда Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагы теркәлде. Шул сәбәпле, Россия Кытай белән авиаэлемтәне чикләде.

Фото: shutterstock.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев