Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Эдуард Вафин: Ял вакытында авырып киткән очракта, больничный да түләнә, ял да озайтыла

Әгәр еллык ял вакытында больничныйга китәргә туры килсә, кеше чит илдә ял иткәндә авырып китсә яки имгәнсә, түләүләрне ничек алырга?

  Әлеге сорауларга җавапларны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

Эдуард Вафин: Ял вакытында авырып киткән очракта, больничный да түләнә, ял да озайтыла

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Отпуск авыру чорына туры килгән календарь көннәр санына озайтыла»

– Әгәр кеше еллык ялы вакытында авырып китсә яки имгәнсә, нәрсә була? Ялы озайтыламы һәм ничә көнгә?

– Хезмәткәр еллык түләүле ялы вакытында авырып китсә яки җәрәхәтләнсә, медицина оешмасы эшкә сәләтсезлек кәгазен гомуми нигездә төзи. Авыру яки имгәнү сәбәпле ачылган больничный түләнергә тиеш.

РФ Хезмәт кодексының 124 маддәсе нигезендә, хезмәткәр вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта еллык түләүле ялы озайтылырга яки эш бирүче тарафыннан хезмәткәр теләген исәпкә алып башка срокка күчерелергә тиеш. Ял авыру яки вакытлыча эшкә яраксызлык чорына туры килгән календарь көннәр санына озайтыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә әгъзасы авырып китеп чираттагы түләүле отпуск вакытында аны карарга кирәк булган очракта хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре бирелми һәм түләнми.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Больничный түләүләрен ничек билгелиләр?

– Дәвалаучы табиб электрон эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштергәннән соң, медицина учреждениесеннән мәгълүмат Социаль фондка, ә аннан эш бирүчегә килә. Эш бирүче больничныйны ябу турында хәбәр алганнан соң Социаль фондка түләү билгеләү өчен кирәкле белешмәләрне бирә. Болар барысы да цифрлы форматта бара. Социаль фонд вакытлыча эшкә яраксызлык пособиесе күләмен исәпләп чыгара һәм хезмәткәргә акча күчерә. Электрон эшкә яраксызлык кәгазе статусы турындагы мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта тикшерергә мөмкин.

«Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме көненә 5673 сум тәшкил итә»

– Түләүләр күләменә нәрсә йогынты ясый?

– Түләү күләме хезмәт стажына һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакына бәйле. Уртача хезмәт хакы иминият очрагы башланганчы ике календарь ел өчен исәпләнә һәм 730га бүленә. Иминият стажы сигез һәм аннан да күбрәк ел булганда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итәчәк, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда – 80 процент, биш елга кадәр стаж булганда – 60 процент. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме ел саен индексацияләнә, 2025 елда ул көненә 5673 сум 97 тиен тәшкил итә. Вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче өч көнендә түләүне эш бирүче башкара, ә аннан соңгы көннәрдә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге түли.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Әгәр кеше чит илдә ял иткәндә авырып китсә, нишләргә?

– Мондый очракта авыру кешегә дәвалану узган территориядәге медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә, медицина бәяләмәсе яки белешмә сорарга кирәк. Аннары документны рәсмиләштерергә һәм расларга кирәк. Чит ил медицина документларын Россия үрнәгендәге эшкә яраксызлык кәгазенә алмаштыру өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк: чит илдә бирелгән медицина документлары легальләштерелергә тиеш; алардагы язмалар гражданның вакытлыча эшкә сәләтсезлеген расларга тиеш; чит ил медицина документларын медицина оешмасына күрсәтү өчен аларның рус теленә нотариаль расланган тәрҗемәсе ясалырга тиеш.

– Узган ел һәм быел Татарстанның күпме кешесе «больничный»лар рәсмиләштергән? Кешеләргә күпме акча күчерелгән?

– Узган ел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча 1,3 миллионнан артык пособие түләнде, аның гомуми суммасы 15 млрд сумнан артып китте. Агымдагы ел башыннан 311 мең авыру турында мәгълүмат алынды, аларга 7,8 млрд сумлык пособие түләнде.

Наталья Рыбакова, tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/eduard-vafin-yal-vakytynda-avyryp-kitkan-ocrakta-bolnicnyi-tulana-yal-da-ozaityla-5907054

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев