Элекке югалган мэр Исхаковны кинәт күтәреп куйдылар
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Камил Исхаковны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде.
Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.
Камил Исхаков 1989-2005 елларда Казан шәһәре башлыгы булып эшләде. Аннан соң 2007 елга кадәр Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле булып, 2008 елда - Русиянең Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягындагы төбәк үсеше миинистры урынбасары булып эшләде.
2008-2011 елларда Җиддәдә "Ислам конференциясе" оешмасында Русиянең даими вәкиле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев