Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр самокаты һәм башка мобильлек чарасы белән идарә итүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

Агымдагы елның 1 мартыннан Россия Федерациясендә электр самокатларын һәм шундый техниканы куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән норматив-хокукый акт үз көченә керде.

Юл хәрәкәте  кагыйдәләрендә ”Шәхси мобильлек чараларында йөрү тыела” дигән яңа билге  барлыкка  килде. Нәтиҗәдә  электр самокаты, гироскутер, сегвей, монотәгәрмәч һәм аларга охшаш җайланмалар рәсми рәвештә мобильлек чарасы статусын алды. Боларга бер яки берничә тәгәрмәче яки ролигы булган, двигатель ярдәмендә шәхси хәрәкәт итү өчен ясалган урам транспорты керә.

Хәзер 14 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр шәхси мобильлек чарасында моның өчен билгеләнгән урыннарда – велосипед, велосипедчылар-җәяүлеләр өчен юлларда, велосипед зонасының велосипедчылар өлешендә яки велосипедчылар полосасы буенча хәрәкәт итәргә тиеш. Җәяүлеләр йөргән  урыннардан   барганда  өстенлек җәяүлеләргә бирелгәнен онытмаска  кирәк.

  Әгәр дә хәрәкәт итү өчен шәхси мобильлек чарасын кулланучы зат шәхси мобильлек чарасын кулланучы 14 яшькә кадәрге баланы яки 14 яшькә кадәрге велосипедчыны озата барганда велосипедчылар һәм велосипедчы-җәяүлеләр юллары, велосипедчылар өчен полоса, тротуар, җәяүлеләр юлы яки алар буенча хәрәкәт итү мөмкинлеге юк икән, ул юл кырыеннан (обочина) хәрәкәт итәргә тиеш.

Шәхси мобильлек чарасы  тормоз системасы, тавыш сигналы белән, алдан ак, ян-якларында кызыл яки кызгылт сары, артта кызыл төстәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар, алда ак төстәге фара (фонарь) белән җиһазландырылган булуы кирәк.

-Хәрәкәт итү өчен шәхси мобильлек чарасыннан  файдаланган 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипедчы, велосипедчы-җәяүлеләр юллары буенча, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.

Шәхси мобильлек чарасы белән хәрәкәт итүче 7 яшькә кадәрге балалар бары тик тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипедчы-җәяү­леләр юллары буенча (җәяү­леләр хәрәкәт итә торган якта), шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә һәм өлкәннәр озатып йөргән очракта гына хәрәкәт итәргә тиеш!

Яңа статус гадәти самокатларга һәм роликларга кагылмый. Аларны кулланган гражданнар җәяүле санала.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев