Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш социаль килешү аша табыла

Татарстан Республикасында 2014 елдан үз тормышын үз­гәр­тергә омтылучы гражданнар өчен социаль контракт системасы гамәлгә кергән иде. Ул, җәмгыяви яклау чарасы буларак, күпләрдә зур кызыксыну уятты.

  Социаль контракт  –  социаль яклау оешмасы  белән  кереме түбән булган кеше арасындагы килешү – Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен, шул исәптән социаль контракт нигезендә, күрсәтү турында”гы карарына нигезләнеп  төзелә. Хөкүмәт акчалата ярдәм итә, ә кеше яңа һөнәр үзләштерә, эш таба яки үз бизнесын ача. Ягъни контракт нәтиҗәләре буенча кешенең тотрыклы керем чыганагы барлыкка килергә тиеш.“Аерым алганда, социаль ки­лешү буенча  ярдәм   эш эз­ләү; индивидуаль эшкуарлык эш­чәнлеген гамәлгә ашыру (эш­чән­лекне «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланганда һөнәри керемгә салым түләүче буларак гамәлгә ашыру); шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен   күрсәтелә. Гариза би­рү­ченең үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән булуы мөһим һәм аның кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Шулай ук эшсезләргә рәсми рәвештә эшкә урнашып, социаль контракт төзеп, 4 ай дәвамында акча алырга мөмкин. Социаль контракт төзегәннән соң, бер ай дәвамында граждан мәшгульлек үзәгендә исәпкә басарга тиеш, ә алга таба рәсми рәвештә эшкә урнашу кирәк булачак. Социаль контрактны шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дә, авыр тормыш хәленнән чыгу өчен дә төзергә мөмкин”,– дип аңлатты социаль яклау бүлеге начальнигы  Лилия  Гайнетдинова.

Үз тормышларын дәүләт булышлыгы ярдәмендә кайгыртучылар арасында сабалылар  да  бар. Әйтик, Идел буе (Казан) федераль  университетында татар һәм инглиз телләре белгечлеге   алган Дилә Кашапова (фотода) “Работа  в России” порталында тер­кәлгән  була. “Шул  вакытта миңа социаль  контракт нигезендә эшкә  урнашу  мөмкинлеге турында  хә­бәр килде.  Аның тәртипләрен мин  социаль  яклау бүлеге җитәкчесе Ли­лия Нургаяновнадан белдем. Со­циаль контракт төзегәннән соң, бер ай дәвамында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  үзәгендә исәп­кә басып, рәсми рәвештә эшкә урнаштым. Хәзер Сабабаш төп  мәк­тәбендә инглиз теленнән белем бирәм. Эшем үземә бик ошый, балаларны чын  күңелемнән  яратам”,– ди Саба  кызы Дилә. Аңа 4 ай дәвамында 12896шар сум социаль  ярдәм  күрсәтелгән. Быел исә дәүләт булышлыгы күләме 13319 сумга  җиткән.

Балаларга пособиеләр түләү өчен шартларны исәпләгәндә социаль контракт исәпкә алынмый. Килешү  төзегәннән соң эшли башлагач, кабат балалар түләүләрен сорап мө­рәҗәгать итәргә була.

2022  елда районда  яшәүчеләр белән барысы 100  социаль  контракт  төзелгән. Шуларның 80е – эш  эзләү  өчен.  Үзмәшгульлек белән  шөгыльләнү өчен  – 12,  шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ярдәм  алу    максатында 1 кеше социаль  яклау  бүлегенә   мөрәҗәгать иткән. Аларга барысы  6 миллион 92 мең сум  ярдәм    күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев