Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш бар, акча юк

Русиядә инде дүртенче ай рәттән эшсезләр саны кимүгә таба бара, имеш: март аенда бу сан эш яшендәге халыкның 6 процентын тәшкил итсә, хәзер 5 процентка гына калган.

Бүген мәшгульлек үзәкләрендә 900 мең кеше исәптә тора икән. Дөрес, әле теркәлмәгән эшсезләр дә бар һәм алар, Росстат белдергәнчә, 4 млн чамасы. Бер караганда, зур сан кебек, әмма берничә ел элек андыйлар, гомумән, 6,4 млн булган.
"Илдә барысы да ал да гөл, тормышлар яхшыра башлады дип сөенергә кирәкми, - ди Югары Икътисад мәктәбе галиме С.Смирнов. - Бездә эшсезлек - сезонлы күренеш. Һәм җәен, кризисмы-түгелме, ул һәрвакыт кими. Быел да шул хәл".
Росстат халыкның чынбарлыктагы кереме кимүен дә теркәгән. Мәҗбүри түләүләрнең барысын да түләгәч, җан асрарлык ризык сатып алгач, хәзер халыкның акча янчыгында ел башындагыдан 7 процентка кимрәк акча кала икән. Чынбарлыктагы керем кимү менә шул инде ул. "Мондый кимү беренче чиратта эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның акчаларын арттырмау белән бәйле. Тегеләре дә, болары да - халыкның шактый күп өлеше. Бу хәл акча янчыкларына нык сукты һәм статистикага тәэсир итте", - ди С.Смирнов.
http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев