Республикада «Яшьләр торак конкурсы» старт алды, аның җиңүчеләре ташламалы шартларда Социаль ипотекага торак сатып алу хокукына ия булалар.
Яшьләр торак конкурсы – ул яшьләр өчен уникаль мөмкинлек - шул исәптән никахта булмаганнар өчен дә - социаль ипотека шартларында үз фатирларын сатып алу , квадрат метры өчен 60-70 мең сум ташламалы бәя һәм яңа фатирда яшәп, 28,5 елга кадәр аз күләмдә ипотека түләү мөмкинлеге бирә. Конкурска заявкаларны 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге актив эшләүче һәм студент яшьләр -яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эше буенча хезмәткәрләр тапшыра ала.
Тулырак мәгълүмат белән Саба муниципаль районы сайтында танышырга мөмкин
фото https://ru.freepik.com/


Нет комментариев