Флорид Нигъмәтҗанов белән хушлаштылар
Ватан азатлыгы өчен корбан булды
Узган атнада Иләбәр авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Флорид Фәрит улы Нигъмәтҗановны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсименә район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре килде. Флорид Нигъмәтҗанов 1985 елның 27 декабрендә Иләбәр авылында туган. Өйләнгән, 3 кызы бар. 2022 елның 29 сентябрендә мобилизацияләнә. Донецк юнәлешендәге подразделениедә хезмәт итә. Туганнары белән соңгы тапкыр 2024 елның 26 июнендә сөйләшә. Шуннан соң аның белән элемтә өзелә. “Оборона министрлыгы, хәрби комиссариат исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам. Флорид Нигъмәтҗанов – безнең заман герое. Ул махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үзен куркусыз укчы итеп күрсәтә, сугышчан иптәшләрен гомерен аямыйча яу кырыннан алып чыга. Хәрби бурычын үтәгәндә – 30 июльдә штурм вакытында алган яралардан гомере өзелә. Алар безнең тынычлыгыбыз, аяз күк йөзе, кешеләр хәвефсез йоклый, балаларыбыз уку йортларына йөри алсыннар өчен сугыштылар. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Тыныч йокла, Флорид. Без сине һәрвакыт зурлап искә алырбыз”,– дип сөйләде хәрби комиссар Фәнис Закиров. Җитәкчеләр батыр сугышчының туганнарының кайгыларын уртаклашып, аларның тормыш авырлыкларын җиңәргә булышырга ышандырдылар.
Флорид Нигъмәтҗановка 38 яшь иде. Ул Иләбәр авылы зиратына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев