Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия”гә ышанычларны акларга туры киләчәк

Россиянең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан бары тик "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре генә үтте. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, Татарстан командасы уналты кешедән торачак: ун кеше - партия исемлеге буенча, шулай ук алты бермандатлы округта да "Бердәм Россия" кандидатлары җиңгән иде. Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар нәтиҗәләре буенча 19...

Россиянең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан бары тик "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре генә үтте. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, Татарстан командасы уналты кешедән торачак: ун кеше - партия исемлеге буенча, шулай ук алты бермандатлы округта да "Бердәм Россия" кандидатлары җиңгән иде.


Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар нәтиҗәләре буенча 19 сентябрь иртәсенә булган мәгълүматларны журналистларга җиткергән иде инде. Төштән соң исә, беркетмәләрнең 99,93 проценты эшкәртелгәннән соң, республикада сайлауларда 78,78 сайлаучы катнашканлыгы тәгаенләнде.

Гадәттәгечә, Татарстанда бигрәк тә район халкы активлык күрсәтте, кайбер районнарда тавыш бирүчеләр саны 99 проценттан артты. "Моңа гаҗәпләнәсе юк. Безнең авыл халкы яхшылыкның кадерен белә, рәхмәтен белдерә. Авыл кешесеннән су сорасаң - чәй бирә... Хәзер авыл җирендә дә яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел, 10-15 ел элеккедән нык аерыла. Социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен күп эшләнде, халык моны күрә", - ди Әгъзам Гобәйдуллин.



Закон буенча, парламентта эшләү өчен партияләргә 5 процентлы киртәне кичәргә кирәк иде, ә бермандатлы округларда иң күп тавыш җыйган кандидат депутатлыкка сайлана. Яңартылган мәгълүматларга караганда, республикада партияләр тавышларны түбәндәгечә бүлеште:


1. Бердәм Россия - 85,30 процент
2. КПРФ - 4,07 процент
3. Россия коммунистлары - 3,03 процент
4. ЛДПР - 2,24 процент
5. Справедливая Россия - 2,16 процент
6. Яблоко - 0,53 процент
7. Пенсионеры за справедливость - 0,49 процент
8. "Родина" партиясе - 0,41 процент
9. Парнас - 0,27 процент
10. Партия Роста - 0,23 процент
11. Россия патриотлары - 0,20 процент
12. Партия "Зеленые" - 0,20 процент
13. Гражданская платформа - 0,12 процент
14. Гражданская сила - 0,11 процент


- Беренче тапкыр сайлауларда 18 мең күзәтүче катнашты, аларның 12,5 меңе - партияләрнең вәкилләре, калган 5,5 меңе - бермандатлы округлардагы кандидатларныкы. Чит илләрдән 17 халыкара күзәтүче дә Татарстанда сайлаулар барышы белән танышты. Сайлаулар чиста, ачык, тәртипле, законлы үтте, дип ышанып әйтә алам, - дип йомгак ясады Әгъзам Гобәйдуллин.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларны оештыруга һәм уздыруга күп көч куйган 21 мең кешелек сайлау комиссияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу юлы республикада 2812 сайлау участогы эшләде, ватандашларыбыз гомер иткән Испания, Австрия, Венгрия һәм Финляндия илләрендә тагын 12 участок ачылган иде. Әгъзам Гобәйдуллин шулай ук сайлаулар барышын яктырткан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә: "Татарстанда, бигрәк тә башка төбәкләрләр белән чагыштырганда, сайлауларда катнашучыларның югары күрсәткечендә журналистларның өлеше зур", - дип рәхмәтләрен әйтте.



Быелгы сайлауларның илкүләм нәтиҗәләренә караганда, Россия Дәүләт Думасындагы 450 депутат кәнәфиенең 330ына "Бердәм Россия" вәкиле утырачагы аңлашыла. Татарстан Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин: "Бу хәл парламенттагы иң зур партиягә җаваплылык өсти, яңа составка халык алдында биргән вәгъдәләрне үтәргә, илнең социаль-икътисади проблемаларын чишү өчен бик нык тырышырга туры киләчәк, чөнки инде җитешсезлекләрне башкаларга сылтап булмаячак", - дип белдерде сайлау нәтиҗәләрен игълан итү уңаеннан журналистлар белән очрашуда.

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге сайлаулар алдыннан эстафета, пикет һәм халык белән очрашуларлар оештырып, сайлаучылардан 3 меңнән артык гозер-тәкъдимнәр җыелуын искә алып, Фәрит Мөхәммәтшин алдагы биш елда аларны хәл итү белән республика җитәкчелеге һәм яңа депутатлар, һичшиксез, шөгыльләнәчәк, дип ассызыклады.

- Сайлаучыларга рәхмәтебез чиксез, алар Дәүләт Думасында Татарстаннан көчле команда юлларга теләгебезне хуплады. "Бердәм Россия"дән федераль исемлек буенча республикадан кимендә ун кандидатыбыз парламенка үтәр, дип уйлыйбыз. Татарстан Президенты "Бердәм Россия" командасына теләктәшлек белдереп, төбәк исемлеген җитәкләгән иде, әмма, әлбәттә, ул депутат булып китми, Президент вазифасын үтәүне дәвам итәчәк. Ә менә исемлектә беренче рәтләрдә торган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов министрлык эшен калдырачак. Алты бермандатлы округта да безнең "Бердәм Россия" вәкилләре - Фатыйх Сибагатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Айрат Хәйруллин, Әлфия Когогина, Ринат Хәйров, Иршат Минкин сайлаучыларның иң күп тавышына ия булып, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Шулай итеп, республикадан Россия парламентында уналты депутат хезмәт куяр, дип көтелә. Үткән чакырылышта "Бердәм Россия"дән - 13 кеше эшләде, ә ике депутат КПРФтан сайланган иде.

18 сентябрь - Бердәм сайлау көнендә Татарстанның 34 муниципаль районындагы җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына да сайлаулар үтте, аларга барлыгы 234 депутат сайланды.


Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев