Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны өйрәнүләр башлану турында кисәттеләр һәм тынычлык сакларга өндәделәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны 11 һәм 12 мартта планлаштырылган команда-штаб өйрәнүләре турында кисәттеләр.
Чаралар язгы ташу һәм табигый янгыннар вакытында персоналның әзерлеген һәм башка хезмәтләр белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү максатында үткәрелә. Һәр гадәттән тыш хәл очрагында үзара хезмәттәшлекне җайга салу өчен берәр көн бүлеп бирелгән.
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының техника колонналары хәрәкәтен, ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренең, шулай ук Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль ярдәмче системасы көчләрен һәм чараларын күргәндә борчылмагыз», – дип кисәттеләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев