Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галим Фәнзилә Җәүһәрова: Бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бүгенге көндә ир-атның ир-ат булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз дип саный.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова бүгенге көндә ир-атның ир-ат булуын, аның хөрмәткә лаеклы булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Ир-атның да, хатын-кызларныкы кебек, күңелендә әллә-нәрсәләр бар. Аның да өенә кайтып бушанасы килә. Мин бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим. Алар үзләрен таба алмый интегәләр. Ә бүгенге көндә ир-атның җенесенә табигый рәвештә салынганны – аның ир-ат булуын, кирәкле һәм хөрмәткә лаеклы булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз”, - ди Фәнзилә Җәүһәрова.

“Мин еш кына бик аптырап куям. Хатын-кызлар ирләреннән китәләр дә баралар, “Миңа аның утырып торуы кирәкми”, диләр. Ә ни өчен ул утырып тора? Утыруның да асылында бит ниндидер сәбәпләр бар. Ни өчен ул ир-ат үзенә бикләнгән? Хатын-кызлардан “Аның белән бер сүз сөйләшеп булмый” дигәнне еш кына ишетергә туры килә”, - ди ул.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев