Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ ягулыгында эшләүче комбайннарның экономиялелеген Татарстанда сынаганнар

Беларусьта җитештерелгән комбайнарда кулланыла торган газ ягулыгы бәясе дизель ягулыгына караганда өч тапкыр арзанрак.

Менделеевск районында сынаулар вакытында, газ ягулыгында эшләүче комбайннарның экономияле булуын ачыклаганнар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“Сынау өчен Татарстанны сайлаганы өчен Беларуська рәхмәт”, - диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев. Аның әйтүенчә, ай дәвамында барган сынау нәтиҗәсендә, экономия аена 200 мең сум тирәсе булган. “Авыл хезмәтчәннәре өчен бу шактый экономия”, - диде Савельчев.

“Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖнең Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин әйтүенчә, сынау барышында, Беларусьта җитештерелгән комбайнарда кулланыла торган газ ягулыгы бәясе дизель ягулыгына караганда өч тапкыр арзанрак булганы ачыкланган.

Алексей Савельчев техниканы газга күчерү компанияләре белән сөйләшү баруын әйтте. Ике-өч елда бу базар алга китәр дип фаразлана. “Әлегә аграрийлардан бу комбайнга гариза юк. Ләкин төрле чаралар аша популярлаштыру нәтиҗәсендә, быел гаризалар булыр дип уйлыйм. Акчаны санап, техниканы күргәч, шушы карарга килерләр”, – диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Газда эшләүче комбайннарны киләчәктә республика районнарында куллану алдыннан продукциянең сертификациясе буенча аерым процедуралар бар, дип искәртте Алексей Савельчев.

“Март азагында энергия нәтиҗәлелеге буенча форумда газ ягулыгы буенча аерым түгәрәк өстәл үткәрергә ниятлибез. Анда газ белән эшләүче техника тәкъдим ителәчәк. Сентябрьдә газ-нефть химиясе форумына да җитештерүчеләрне чакырабыз. “Кыр көне”ндә дә үз продукцияләрен күрсәтергә киңәш иттек. Шул рәвешле, газ техникасын популярлаштыру нәтиҗәсен бирәчәк”, - ди министр урынбасары.

Фото: gomselmash.by

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев