Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлнара Галимова - Сабаның "Алтын Нечкәбил"е (фотолар)

26 ноябрьдә башкалабыз Казанның "Пирамида" күңел ачу сараенда "Нечкәбил" республикакүләм бәйгесенең финалы узды.

Конкурсның ярымфиналында матур чыгышы белән жюриның игътибарын җәлеп иткән, "Иң матур бизәлешле өстәл", "Река добра" номинациясендә җиңү яулап, "Асылташ" номинациясендә - III урынга чыккан районның яшь эшмәкәре, флорист-дизайнер Гөлнара Галимова иң югары титул "Алтын Нечкәбил-2016" билгесенә лаек булды. Эшкә өлгер, җитез, максатчан, кыю Гөлнара бу юлы да сынатмады. Гаиләсе, дуслары ярдәме белән зур җиңүләр яулап кайтты. Гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклау максатында уздырылучы республика бәйгесендә дә үзен иң көчлесе итеп танытты. Конкурсантка районның яшь эшмәкәрләр ассоциациясе вәкилләре дә теләктәшлек белдерде. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары да матур биюләре белән ярдәм итте.

Финал бик матур башланды. Конкурсантлар гаилә башлыгы - ирләрле белән сәхнәдә танго биюен башкардылар. Нәтиҗә ясау мизгелләре килеп җиткәч, жюри рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәхнәгә чыгып, һәр конкурсантны аерым тәбрикләде.

Гөлнара шул ук көнне гомер бәйрәмен дә билгеләп үтте. Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Гөлнара Галимованы зур җиңүе һәм туган көне белән тәбрикләп, киләчәктә дә эшендә һәм гаиләсендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев