Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Гөлфинә Хуҗәхмәтова: «Узып баручы елда тагын бер кешегә арттык»

Яңа 2026 елга аяк басарга санаулы гына көннәр калды. Райондашларыбыз күңелендә узып баручы 2025 ел нинди тәэсирләр калдырды? Гомумән, быелгы Яңа Ат елына нинди өметләр баглыйлар? Шулар турында сораштык.

  Быел безнең өчен бик уңышлы, матур ел булды, Аллаһка шөкер! Түгәрәк гаилә бәхетебезне тагын да тулыландырып, 1 ноябрь көнне бишенче улыбыз дөньяга аваз салды.  Аңа Илнур исеме куштык. Илнур исеме төрекчәдән “хөрмәтле, искиткеч” дип тәрҗемә ителә. Татар телендә әлеге исем “кадерле дус”, “язмыш сөеклесе” дип аңлатыла. Улларыбызның барысына да матур, мәгънәле – Ризван, Зиннур, Мансур, Гафур исемнәре  куштык. Ирем  гел өч малай турында хыялланган булган, Аллаһ безгә бу бәхетне биш итеп бирде. Быел гаиләбезнең тагын бер истәлекле вакыйгасы – өченче улыбыз Мансур 1 сыйныфка укырга керде.  Киләсе ел барыбыз өчен дә  бары тик шатлыклы вакыйгалардан гына торсын. Тизрәк сугышлар тәмамланып, дөньялар тынычлансын иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев