Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Уразова Дубайга юллама уйната! [+видео]

Гүзәл Уразова җыр-моң сөюче тамашачылары арасында кызыклы бәйге оештырырга уйлаган. Җиңүчене саллы бүләк - Гарәп Әмирлекләренә юллама көтә! Әлеге бәйге белән кызыксынучылар, катнашырга теләүчеләр көннән-көн арта бара. Шуңа да бәйгенең асылы һәм шартлары турында Гүзәлнең үзеннән сораштык. - Бәйге якын дустыбыз Исмәгыйль Шәңгәрәевның "Шантурс" туристик оешмасы белән берлектә оештырыла. Концертлар...

Гүзәл Уразова җыр-моң сөюче тамашачылары арасында кызыклы бәйге оештырырга уйлаган. Җиңүчене саллы бүләк - Гарәп Әмирлекләренә юллама көтә! Әлеге бәйге белән кызыксынучылар, катнашырга теләүчеләр көннән-көн арта бара. Шуңа да бәйгенең асылы һәм шартлары турында Гүзәлнең үзеннән сораштык.

- Бәйге якын дустыбыз Исмәгыйль Шәңгәрәевның "Шантурс" туристик оешмасы белән берлектә оештырыла. Концертлар барган дәвердә һәр концертта бер кеше сәхнәгә менеп, татар телендә үзе теләгән җырдан бер куплет башкара. Катнашучыларны интернет челтәренә, ягъни "Вконтакте" сайтына урнаштырганнан соң, алар өчен тавыш бирү башланачак. Башкаручыларның видеосын Инстаграмдагы аккаунтыма да урнаштырып барам. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш җыйган һәм минем шәхси фикерем буенча җиңүгә лаек булган кеше май аенда 7 көнгә Дубайга ике кешелек юллама белән бүләкләнәчәк, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Уразова.

Видеоны сылтама аша үтеп карарга мөмкин.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев