Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Уразованың машинада җырлавын 50 мең кеше күрде! [+видео]

Гүзәл Уразова Инстаграмдагы аккаунтында "Мәхәббәт ул шундый" исемле өр-яңа җырының өзеген куеп күп тә үтмәде, әлеге видео тиз арада зур популярлык яулады. Җырчының төнге урам буйлап машинада җырлап баруын бүгенге көндә 54 меңгә (!) якын кеше караган.

- Татар шоу-бизнесы өчен 50 мең аз сан түгел. Караучылар саны буенча бер IP-адрес кына исәпкә алына. 50 мең тамашачы тулы залны күз алдына китерү дә кыен, чөнки гади генә концерт залына бары 500-1000 мең кеше сыя. Шуңа күрә видеоның мондый игътибарга лаек булуы, җырның халык күңеленә хуш килүе бик нык сөендерә, - дип белдерде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

Быел Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова 13нче сезонын башлап җибәрде. 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә Казанның УНИКС концертлар залында Гүзәл Уразованың яңа шоу-программасы тәкъдим ителәчәк. "Күпләр быелгы сезонда Илдар Хәкимов җырлаячакмы дип, сорый. Әйе, концертларда Илдарның да катнашуы көтелә. Тамашачыларны яңа хитлар белән үрелеп барачак күңелле концертларыбызга көтеп калабыз", - дип белдерде Гүзәл Уразова.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев