Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хит аннан?! Уразова + Юльякшин = Бабек Мамедрзаев?

"Матбугат.ру"да "Хит аннан?!" дигән сәхифә бар. Без анда охшаш җырларны барлыйбыз. Бу юлы хозурыгызга Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшин башкаруында "Красивая/Хороший" җырын һәм шул җырга этәргеч биргән башка композицияне тәкъдим итәбез.

Радик һәм Гүзәл дуэты тиз арада хит булып китте. Без исә казах җырчысы Бабек Мамедрзаевның "Я встретил тебя (SubhanAllah)" дигән җырын эзләп таптык (Менә ул егетнең "Вконтакте"дагы бите: https://vk.com/babek_mamedrzaev. Җырларның икесен дә тыңлап карагыз әле. Бу, әлбәттә, плагиат түгел. Чөнки, "Матбугат.ру"га белилгеле булганча, Радик "Красивая/Хороший"ны Бабек белән килешеп эшләгән. Алай гына да түгел, җырның сүзләре авторы Эльвира Сафина булса, көе авторы дигән җирдә Бабек Мамедрзаев исеме тора. Шулай да бер генә нәрсә күңелне ымсындыра. Татарда берәр оригинальрәк җыр килеп чыкса, ул, һичшиксез, башка милләттән чәлдерелгән яки сорап торылган булып чыга. Үзебезнең хәлебездән килмимени соң? Ник болай бу, татарлар?

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев