Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң сәер һәм кирәксез фәнни уйлап табулар [+фото]

Эшегездә яисә өегездә тик утырганда укырга тәкъдим итәбез. Фәнни уйлап табулар файдалы гына түгел, ә ара-тирә менә шулай кирәксез дә була ала. Бүген без 5 шундый уйлап табуны тупладык. 1. Страус-мендәр Әлеге мендәрне башыңа киеп куясың һәм кайда, ничек йоклыйсың килә, шулай йоклыйсың. Сулар өчен махсус тишекләр дә булдырылган. Әлеге...

Эшегездә яисә өегездә тик утырганда укырга тәкъдим итәбез. Фәнни уйлап табулар файдалы гына түгел, ә ара-тирә менә шулай кирәксез дә була ала. Бүген без 5 шундый уйлап табуны тупладык.

1. Страус-мендәр

Әлеге мендәрне башыңа киеп куясың һәм кайда, ничек йоклыйсың килә, шулай йоклыйсың. Сулар өчен махсус тишекләр дә булдырылган. Әлеге уйлап табуны халык ургылып кабул итеп алмаган. Йокы килсә, мендәрдә генәмени эш!

Иң сәер һәм кирәксез фәнни уйлап табулар (+ФОТО) фото 2

2. Кондиционерлы куртка

Җәйге эссе көндә урамга менә шушы куртканы киеп чыгарга туры киләчәк. Сәер уйлап табу. Аннан салкын тидерү куркынычы да зур.

Иң сәер һәм кирәксез фәнни уйлап табулар (+ФОТО) фото 3

3. Турист

Исеме дә, кулланышы да сәер. Башкалардан арсаң, менә шушы җайланманы беркетеп куясың - һәм син бәхетле! Күзне йомарга гына да була - анысы арзан да, бернинди уйлап табу да кирәкми.

Иң сәер һәм кирәксез фәнни уйлап табулар (+ФОТО) фото 4

4. Банан өчен тышлык (чехол)

Сүз юк, сүз юк, дуслар. Әгәр дә Сез бананыгыз бозыла дип борчыласыз икән, менә шундый савыт булдырырга кирәк ди…

Иң сәер һәм кирәксез фәнни уйлап табулар (+ФОТО) фото 5

5. Купальникны тулыландыручы битлек (маска)

Моны күргәч, артыңа егылырсың, билләхи! «Нигә кирәк бу битлек?» - дип уйлап куйдым. Куркыныч та, кирәксез дә.

Иң сәер һәм кирәксез фәнни уйлап табулар (+ФОТО) фото 6

http://baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев