Иң тәмле гөбәдия рецепты
Гөбәдия өчен камыр ясау: * майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак, * 6 йомырка, * 1 аш кашыгы тоз, * 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе), * 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән), * 200 г акмай, * 50-60 г үсемлек мае. 1 литр сыеклыкка...
Гөбәдия өчен камыр ясау:
* майлылыгы 15 процентлы 1 литр каймак,
* 6 йомырка,
* 1 аш кашыгы тоз,
* 3 уч шикәр комы (120 г тирәсе),
* 80 г чүпрә (коры чүпрә ярамый, камырны начар кабарта икән),
* 200 г акмай,
* 50-60 г үсемлек мае.
1 литр сыеклыкка 2 кг исәбеннән он алына. Онны салганчы, сыеклыкны чак кына җылытып алырга кирәк.
Май камырны басып бетерер алдыннан гына салына. «Аркадан тир бәреп чыкмый торып, камыр әзер булмый», - ди Гөлсинә ханым. Басканнан соң камырның бераз кабарганын көтәргә кирәк. Бу кад?р камырдан өч таба гөбәдия чыга.
Эчлеген ясау:
(бер таба гөбәдиягә)
1 стакан тулыр-тулмас дөге,
5 йомырка (кабыгы әрчелгән йомырканы тозга манып алып, эре угычтан уалар),
1 стакан йөзем җимеше,
300 г корт,
350 г акмай.
Эчлек катлы-катлы итеп салына. Акмайны йөзем өстенө түшәп чыгалар. Гөбәдиянең аскы ягына - 500 г, өске ягына 200 г камыр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев