Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң тәмле һәм мул сөт "Нырты" хуҗалыгында

5 декабрьдә "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасы Мичән бүлекчәсендә агымдагы елның 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашкан җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш ясады.

Идарә башлыгы чыгышыннан аңлашылганча, 1 декабрьгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 46 907,2 тонна сөт җитештергән. Узган елның шул чоры белән чагыштырга 12 процент үсеш тәшкил итә. Бер сыерга уртача савым - 19,1 килограмм. Барлыгы 11003 тонна ит җитештерелгән (3267 тоннасы - мөгезле эре терлек ите, 7679 тоннасы дуңгыз ите). Мөгезле эре терлекнең баш саны - 24857. Авыл хуҗалыгы оешмаларында 39955 баш дуңгыз, 6484 кәҗә һәм сарык, 1469 баш ат асрала. Яшь үрчем алуда уңай үзгәрешләр күзәтелә. Ел башыннан барлыгы 8733 баш бозау, 81991 баш дуңгыз баласы туган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 декабрь көнне барлыгы 133424 килограмм сөт савып алынган. Иң күп сөтле сыерлар "Нырты" авыл хуҗалыгында, мөгаен. Биредә бер сыерга уртача - 28,4 килограмм сөт бирә. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыерга уртача 23,1, "Курсабаш" хуҗалыгында 23,5 килограмм сөт савыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев