Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары тәртипкә чакыра

СССРда яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары (ЮИД) оештырылуга 50 ел тулды. Алар бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый, чөнки транспорт арткан шартларда юл хәрәкәте иминлеге аеруча җитди мәсьәләгә әйләнде.

 

1973 ел ахырына ил терри­тория­сендә 14 меңгә якын ЮИД отряды эшли башлый, төрле слетлар һәм ярышлар оештырыла, ә ике елдан соң «Орленок» лагерында Яшь хәрәкәт инспекторларының I Бөтенроссия слеты була.  Республикабыз яшь инспекторлары үзләрен ил дәрәҗәсендә беренче тапкыр 1986 елда таныта.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе җи­тәкчесе  Гүзәл Ягәфәрова әй­тү­енчә, хәзерге  вакытта район  мәктәпләрендә 21 ЮИД отряды үз  сафларына 321 укучыны бер­ләш­­терә. Нигездә V-VIII сыйныф уку­чылары автоинспекторларның булышчылары булып   языла. ЮИД хәрәкәте активистлары юлларда тәртип сакчылары  ярдәмендә белем бирү оешмаларында балалар белән аңлату эшләре алып бара.  Алар  рейдларда катнашалар, яктылык кайтару элементлары тараталар һәм аларны юлда сизелерлек булыр өчен ничек дөрес кулланырга икәнен аңлаталар. 2020 елдан башлап ЮИД отрядлары педагог-җитәкчеләренең эшчәнлеге өстәмә рәвештә акчалата премия белән кызыксындырыла.

Яшь инспекторлар хәрәкәте оеш­тырылган  көнгә туры  китереп, ЮХИДИнең район  бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге”  бүлекчәсе хез­мәткәрләре Шекше  төп мәк­тә­бе ЮИД отряды белән очрашу  үткәрделәр. Чарага “Акчарлак” балалар бакчасына йөрүчеләр дә  җәлеп ителде.  Алар инде тәрбияче  апалары ярдәмендә юл хәрәкәте  кагыйдәләрен өйрәнүдә башлангыч   күнекмәләр  алганнар. Шуңа  күрә яшь инспекторлар үзләреннән  сорау  алганда бер дә төртелеп тормадылар, пазллардан юл билгеләре  җыйдылар, табышмакларның җа­вап­ларын да тиз таптылар. “Отря­дыбыз “Светофор” дип атала. Без­­нең белән шөгыльләрне  укытучыбыз  Илдар Фәнисович үткәрә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, велосипед белән төрле фигуралы каршылыклар аша йөрүне теләп  һәм  яратып өйрәнәбез. Барысы да тормышта кирәк булачак”,– ди VI сыйныф  укучысы  Камил Гыйбадуллин. Чыннан да, “Светофор” отряды «Имин тәгәрмәч» муниципаль бәйгеләрендә беренче  унлыкта бара. Күрсәткечләрне  тотрыклы  яхшыртып, 2021 елда –2нче, былтыр 3нче  урынны  алдылар. Быел да исәпләре  – призерлар  булу. Шуны раслап, яшь инспекторлар  ЮХИДИ хезмәткәрләре  Илнур  һәм  Фаил  абыйларына велосипедта   фигуралы   йөрү осталыгы   күрсәттеләр,  урам­­да  автомобильләрне тукта­тып  шофер белешмәлекләре өләш­теләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев