Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Игътибар: гаиләләр, бәйгегә әзерләнегез

Башкарма комитет җитәкчесе республикада үтәчәк кышкы авыл спорт уеннарында катнашу өчен спортчы гаиләләрне сайлап алу ярышлары турындагы нигезләмәне раслады. Команда составына әти-әни һәм 10-14 яшьлек балалар кертелә. Ярышлар 29 гыйнварда 10 сәгатьтә башлана (теркәлү урыны: мәдәният йорты, 9 сәгатьтә). Әтиләр чаңгыда - 3, әниләр һәм малайлар - 2, кызлар 1...

Башкарма комитет җитәкчесе республикада үтәчәк кышкы авыл спорт уеннарында катнашу өчен спортчы гаиләләрне сайлап алу ярышлары турындагы нигезләмәне раслады. Команда составына әти-әни һәм 10-14 яшьлек балалар кертелә. Ярышлар 29 гыйнварда 10 сәгатьтә башлана (теркәлү урыны: мәдәният йорты, 9 сәгатьтә). Әтиләр чаңгыда - 3, әниләр һәм малайлар - 2, кызлар 1 километрда узышачак. Икенче төр: дартс. Өченче төр- катнаш эстафета: бала хоккей тубын кәшәкә белән 40 метр алып барып 5 метрдан капкага кертергә тиеш. Биш омтылыштан соң кертә алмаса, 20 метр штраф әйләнеше ясала һәм бала эстафетаны әнисенә тапшыра. Әни кеше сулы ике чиләкне көянтәгә элеп, 40 метр алып бара һәм чиләкне чанага куя, әти кеше атны җигә һәм гаиләсе белән финишка кадәрге араны үтә.Иң аз очко(1нче урын - 1, 2нче урын - 2 очко) җыйган команда (гаилә) җиңүче була. Призлы урыннарны алучыларга Грамоталар һәм акчалата призлар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев