Ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы?
Сорау: Күптән түгел генә кече улыбыз өйләнәм дип кайтты. Танышлардан ике Гает арасында туй ясарга ярамый дип ишеткән идек. Чыннан да шулаймы икән? Адресым редакция өчен генә. Сорауга Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә: Шәригатьтә ике Гает арасында никах укытуга тыю юк. Никах - изге гамәлдән сана. Изге...
Сорау:
Күптән түгел генә кече улыбыз өйләнәм дип кайтты. Танышлардан ике Гает арасында туй ясарга ярамый дип ишеткән идек. Чыннан да шулаймы икән?
Адресым редакция өчен генә.
Сорауга Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:
Шәригатьтә ике Гает арасында никах укытуга тыю юк. Никах - изге гамәлдән сана. Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсаң, шулкадәр яхшырак. Шуна курә, бер дә шикләнмичә, ике Гает арасында улыгыз үзе сайлаган яры белән никаһлаша һәм кавыша ала. Мәсәлән, Сөекле Пәйгамбәребез саллалаhу галәйhи вә сәллам Сәудә бинт Зәм исемле хатын белән Шәввәл аенда, ягъни ике Гает арасында никахлашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев