Бу юлы Илгиз Шәкүров татар эстрадасының сәхнә арты серләрен ача.
«Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» влогының яңа чыгарылышы әзер булды. Влогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карап була.
Яңа чыгарылышның исеме - «Сәхнә арты ниләр яшерә?» Проект авторы Илгиз Шәкүров республика көненә багышланган бер концертка барып, татар эстрадасының сәхнә арты серләрен белеп кайтты.
- Азат Фазлыев концертларга ни өчен Алсуыннан башка йөри башлаган?
- Кем усалрак: Ризатмы, Зинирамы?
- "Болгар кызлары" татарча сөйләшә беләме?
- Эльмира Гыйльфанова һәм Рәфил Җәләлиев бергә тормыйлар?
- Илсөя Бәдретдинова кемне таптаган?
Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап - влогның яңа чыгарылышында.
«Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын әлеге сылтама аша карап була.
Фото: скриншот


Нет комментариев