Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын суд үзгәрешсез калдырды

Түбән Новгородның гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды 2021 елның маенда Казан гимназиясендә тугыз кешене атып үтергән Илназ Галәвиевне гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында хөкем карарын үз көчендә калдырды

Түбән Новгородның гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды 2021 елның маенда Казан гимназиясендә тугыз кешене атып үтергән Илназ Галәвиевне гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында хөкем карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, суд ТР Югары суды чыгарган хөкем карарын үзгәрешсез калдырган, апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәгән.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Илназ Галәвиевнең адвокаты хөкем карарын кире кагуны һәм эшне яңадан карауны сораган иде. Ул үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешми. Адвокат ике экспертизаның нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килүен искәртте. Моннан тыш, ул Галәвиевне акларга кирәк, чөнки Казан шәһәре Башкарма комитетына китерелгән зыянның зурлыгы расланмаган, дип белдерде.

Әмма дәүләт гаепләүчесе вәкиле Сергей Лукоянов аның дәлилләре белән килешмәде.

Искәртеп узабыз, ТР Югары суды Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аны тугыз кешене үтерүдә гаепле дип таптылар. Зыян күрүчеләр исемлегендә 600дән артык кеше бар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilnaz-galavievne-gomerlekka-iregennan-maxrum-itu-azasyn-sud-uzgaressez-kaldyrdy-5874661

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев