Инвалидлар ункөнлеге башлана
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге башлана

Бүгеннән Саба районында Инвалидлар ун­көнлеге башлана.

Бу көннәрдә  физик  мөм­кинлекләре чикләнгән  райондашларыбыз  өчен түбәндәге чаралар үткәреләчәк: 1 декабрь – балалар арасында сәләтле балалар мәктәбендә шашка  турниры; 3 декабрь – “Яшьлек” спорт үзәгендә өстәл теннисы турниры; 5 декабрь – Саба  мәдәният  йорты  спорт залында теннис буенча   ярышлар; 6 декабрь – спорт  комплексында “Бочча”  ярышы; 9 декабрь – Шәмәрдән мәдәният  йортында хәйрия  концерты. Шулай  ук  ункөнлектә Югары Утар балалар йортында  тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия чаралары, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә  алып  бару, өйләренә барып  социаль ярдәм   күрсәтү оештырылачак.


Нет комментариев