Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир тетрәүдән зыян күргән төрек халкына сабалылардан ярдәм китте

Белгәнебезчә, Төркия Республикасында булган көчле җир тетрәүләр нәтиҗәсендә 50 меңнән артык кардәшләребез һәлак булды, шәһәрләр, авыллар җимерелеп, таш өемнәренә әверелде, күп меңнәрчә кешеләр җәрәхәтләнде. Дөньяның күп илләреннән халыклар ярдәмгә ашыктылар, коткару эшләрендә катнаштылар, акчалата да, кирәк-яраклар белән дә ярдәм иттеләр.Бу саваплы эштән сабалылар да читтә калмады.

   Саба җәмигъ мәчетендә дә иганә әрҗәсе куелып, мәхәллә халкыннан һәм намазга кергән башка кешеләрдән барлыгы 85 мең сум акча тупланган иде. Узган атнада Саба районы имам мөхтәсибе ярдәмчесе Илдар хәзрәт Яхъя, Сабада яшәүче Әзәрбәйҗан кардәшебез (җәмигъ мәчет эшләрендә даими катнашып килүче) Хафиз Агаҗан оглы шушы матди ярдәмне башкалабыз Казан шәһәрендә урнашкан Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына, аның Татарстандагы илчесе  Эрикан Исмет әфәндегә  илтеп тапшырдылар. Ихлас әңгәмә вакытында сүз төрек кардәшләребезнең авыр кайгыларын уртаклашу, ярдәмләшеп яшәвебезнең мөһимлеге турында барды. Очрашу ахырында Эрикан әфәнде Саба халкына, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев