Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир туганыма

Ир туганыма

Рухым сынып, җаным бәргәләнсә,

Ярларыннан чыкса күңелем.

Сине уйлап, яшәү дәрте алам

Беләм бит мин ялгыз түгелем.

Күзләремә кинәт яшьләр тулса,

Моң пәрдәсе күмсә юлымны.

Сиңа киләм, сиңа, ир туганым,

Сузасыңны белеп кулыңны.

Җан да тарта, кан да тарта безне

Бер тамырдан чыккан гөлләр без.

Без тормышта асыл кыйммәт булган

Туган кадерен, хакын беләбез.

Күзгә күренмәслек кыллар бәйли

Туган белән туган арасын.

Ир туганым, син бит тормышымны

Нурга күмеп, бизәп барасың.

Бер шатлыкны биш итәргә теләп

Мин һәрвакыт сиңа ашкынам.

Сиңа булган рәхмәт хисләремә

Йөрәк җылым җитмәс, аз сыман.

Ярый әле апа булганмын да,

Ярый әле алдан туганмын.

Туганнарым килсә хәлем сорап,

Яме арткан кебек дөньяның.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев