Иртәгегә һава торышы куандырмый: буран һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Иртәгегә һава торышы куандырмый: буран һәм көчле җил көтелә

Күз күременең 1-2 чакрымга кадәр начараюы көтелә. (Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы шартларының начараюын кисәтә. 29 мартта көндез республика буенча урыны белән буран чыгуы, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр кимүе мөмкин. Көчле җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга җитәчәк (Казанда 15 м/с ка...

Күз күременең 1-2 чакрымга кадәр начараюы көтелә.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы шартларының начараюын кисәтә.

29 мартта көндез республика буенча урыны белән буран чыгуы, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр кимүе мөмкин. Көчле җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга җитәчәк (Казанда 15 м/с ка кадәр).

Юлларда сак булыгыз!

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/28/137605/


Нет комментариев