Иртәгә Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә
Яңалыклар

Иртәгә Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә

Республика синоптиклары шул хакта кисәтү таратты. (Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтү таратты. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 июльдә көндезге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән яшен булу ихтимал. Яшен вакытында көнбатыштан искән җилнең секундына 15-18 метр тизлеккә җитеп көчәю мөмкинлеге фараз...

Республика синоптиклары шул хакта кисәтү таратты.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтү таратты.

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 июльдә көндезге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән яшен булу ихтимал. Яшен вакытында көнбатыштан искән җилнең секундына 15-18 метр тизлеккә җитеп көчәю мөмкинлеге фараз кылына.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев