Җитәкчеләр  хезмәткәрләрен өмәләрдә катнашырга мәҗбүр иткән өчен штрафка тартыла ала
Яңалыклар

Җитәкчеләр хезмәткәрләрен өмәләрдә катнашырга мәҗбүр иткән өчен штрафка тартыла ала

Парламентарий эш бирүчеләрне игътибарлы булырга, куркынычсызлык техникасын үтәргә һәм бу очракта иң мөһиме – Хезмәт кодексын истә тотарга чакырды.

Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне өмәләрдә, корпоративларда һәм походларда катнашырга мәҗбүр иткән өчен штраф яный ала. Бу хакта  Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белдерә.

«Теләсә нинди куркыту, басым, шантаж – болар барысы да Хезмәт кодексы кысаларыннан чыга, һәм моның өчен хокукый нәтиҗәләр булырга мөмкин. Ким дигәндә административ штраф. Шуңа күрә өмә – ирекле эш, һәм эш бирүче моңа бик сак карарга тиеш», - дип хәбәр итте ул.

Парламентарий эш бирүчеләрне игътибарлы булырга, куркынычсызлык техникасын үтәргә һәм бу очракта иң мөһиме – Хезмәт кодексын истә тотарга чакырды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/es-birucelar-xezmatkarlaren-omalarda-katnasyrga-mabur-itkan-ocen-strafka-tartyla-ala-5922256

Фото: Ясалма фәһем


Нет комментариев