Итле салат рецепты
Ингредиентлар 50-60г Ит 30г Тозлы кыяр 30г Яшел борчак 40-50г Майонез 1 Йомырка 40-50г Консервланган җиләк-җимеш 20г Караҗимеш Тоз Борыч.
Эш барышы:
Пешереп суытылган итне (сыер яисә тавык итен), әрчеп, эче алынган тозлы кыярны, төше алынган караҗимешне вак кына итеп шакмаклап турыйлар да тирән савытка салалар, яшел борчак, майонез кушып, тоз, борыч сибеп болгаталар һәм, каймак өстәп, салат савытына өеп куялар. Өстән дүрткә бүленгән йомырка, консервланган җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр белән бизиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев