Дәүләт Думасы мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар өчен югары уку йортларына керү кагыйдәләрен үзгәртү турында закон кабул итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Яңа шартлар 2026/27 уку елыннан уздырыла торган олимпиадалар өчен гамәлдә булачак, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Закон нигезендә, университетка керү имтиханнарыннан башка олимпиадаларда җиңүчеләр генә керә алачак. Алар бу хокукны ярыш профиленә туры килә торган белгечлек яки әзерлек юнәлешен сайлаганда алачак. Олимпиада профиленең сайланган белгечлеккә туры килүен югары уку йорты үзе билгеләячәк.
Олимпиада призерлары башка ташламаларга исәп тота ала: аларны профильле предмет буенча БДИда 100 балл җыйган яки өстәмә керү сынауларын уңышлы узган абитуриентларга тиңлиләр. Бу кагыйдә олимпиада уздырылганнан соң дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак.
2025/26 уку елына кадәр узган олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өчен укырга керүнең элеккеге кагыйдәләрен саклап калачаклар. Алар шулай ук ярышларны уздырганнан соң дүрт ел дәвамында каралган ташламалардан файдалана алачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilsur-hadiullin-tatarstannyn-10-kolliyat-pedagogyna-torak-sertifikatlary-tapsyrdy-5932599
Нет комментариев