Кайсы очракларда мәет ярылмый?
Хөрмәтле редакция!
Сүзем бик четерекле мәсьәлә- вафат булган кешеләрне яру турында. Кемдер еллар буе авырып урын өстендә ята һәм аны ярмыйча җирләргә ярамый. Мәчеттә бабайлар зар елый. Үлүең бер хәл, гәүдәне турыйсылары бар дип өзгәләнәләр. Урынлы борчылумы бу? Кемнәрне яралар да, кемнәрнең мәетен шул килеш кенә туганнарына бирәләр. Шул турында язып чыксагыз иде.
Хәлил Мортазин.
Иштуган.
Әлеге хатка район үзәк хастаханәсеннән алынган җавапта түбәндәгеләр әйтелә: "Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Федераль законның (21.11.2011, №323) 67нче статьясы нигезендә патолого-анатомик яру үлемнең сәбәпләрен һәм диагнозны ачыклау максатында үткәрелә. Моның өчен мәрхүмнең туганнарының ризалыгы таләп ителми. Мәрхүмнең иренең (хатынының) туганнарының яки законлы вәкилләренең дини карашлардан чыгып язылган язмача гаризасы булганда, яки вафат булган кеше исән чагында ук язып калдырган булса ярып карау үткәрелми. Әгәр кеше үтерелгән дигән шик туганда, үлеменә китергән авыруына төгәл клиник диагноз кую мөмкин булмаганда, аңа стационар шартларда бер тәүлектән кимрәк медицина ярдәме күрсәтелгән очракта, үлеменә даруларны артык күп дозада бирү яисә авыруга аларны һәм диагностика препаратларын куллану ярамаган булган дигән шик туган очракларда мәетне ярып карау үткәрелә. Шулай ук кешенең үлеме операция вакытында яки аннан соң профилактика, диагностик, инструменталь, анестезиологик, реанимация, дәвалау чаралары үткәрү вакытында, кан бирү белән бәйле булган, йогышлы һәм онкологик чир (яман шеш икәнлеге гистологик тикшерү белән ачыкланмаган булса) белән авырудан үлгәндә, йөклелек вакытында үлеп киткәндә суд-медицина тикшерүе үткәрелә. Моннан тыш үле туган балалар, тууына 28 көне тулмыйча үлгән балаларга да суд-медицина тикшерүе үткәрелә.
Патологик-анатомик юл белән ярып карау мәрхүмнең тәненә ихтирамлы мөнәсәбәт белән, мәетнең анатомик формасын максималь саклап калу юлы белән үткәрелә.
Патолого-анатомның тикшерү үткәрүе Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының 179н номерлы боерыгы (24.03.2016) нигезендә башкарыла. Әгәр авыру озак еллар урын өстендә ятып авырса, даими рәвештә табиб күзәтүе астында торса, амбулатор картада табиб күзәтүләре язылып барылса, бу очракта мәет ярылмыйча бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев