Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан элеваторында күгәрченнәрне ашлык белән онга тарттыралармы?

Узган атнаның чәршәмбесендә интернетта җанөзгеч ролик чыкты. Видеоязманың авторы Максим элеваторларның берсендә күгәрченнәрнең ашлык бушаткан вакытта икмәк ташкыны белән суырылып эчкә кереп китү мизгелләрен төшергән. Ролик Казан элеваторларының берсендә төшерелгән диелә, тик кайсында икәнлеге тәгаенләнми.

Моның белән Татарстан прокуратурасы да кызыксынган. Бүген язманың кайда төшерелүен ачыклау эшләре бара, ди Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

Альберт Кадыйров.jpg

Руслан Галиев


ВИДЕО КАЙДА ТӨШЕРЕЛГӘН?

Берничә мәгълүмат чарасы видеоролик Казан шәһәрендәге 3нче икмәк заводы элеваторында төшерелгән дип язды. Бу элеватор Казанның ТЭЦ урамында урнашкан. Предприятие "Ак Барс холдингы"на карый. Шул ук көнне холдингның матбугат хезмәте "бездә мондый хәл булырга мөмкин түгел" дип акланды. Ләкин бу сүзләрне башкача берничек дә дәлилли алмады.

Казанда элеваторлар күп түгел. Аларның берсе әйтеп үтелгән ТЭЦ урамындагы "Казаньзернопродукт", икенчесе Портовая урамындагы "Красный Восток Агро" холдингы элеваторы. Озакка сузылган шалтыратулардан соң без, ниһаять, Портовая урамындагы элеваторга керергә рөхсәт алдык. Монда безне предприятиенең директоры Шамил Хәбибуллин үзе каршы алды. Күгәрченнәр видеосы хакында ул инде ишеткән икән.

- Бездә мондый хәл булырга мөмкин түгел, - диде Шамил әфәнде. - Үзегез күреп торасыз, ашлык кабул итү пунктында саклагыч рәшәткәләр тора. Алар аша күгәрчен уза алмый. Ашлык моннан чиста килеш китә. Күгәрченнәр элеваторда бар, сүз дә юк. Алар белән көрәшәбез. Аудиосистемабыз бар. Анда ерткыч кошларның тавышы яздырылган. Шушы язманы кушып, күгәрченнәрне куабыз. Ләкин бу тавышка алар ияләнә. Мылтыктан атып та куркытып, куарга тырышабыз...

Видеороликны икмәк кабул итү пунктында эшләүче берничә кешегә күрсәттек.
Алар мондый хәлнең теләсә кайсы элеваторда булу ихтималын әйтте. Видеоязма ашлык бушату вакытында төшерелгән, ди алар. Икмәк монда кабул итү бункерына төшеп китә. Бункердан - ленталы транспортерга. Бункерның астында өч типтагы сак­лагыч рәшәткә тора. Ашлык аска төшеп киткәч, ташкынга эләккән күгәрченнәрнең барысы да үлми. Алар рәшәткәдә тотылып кала. Хезмәткәрләр бу күгәрченнәрне җыеп ала һәм иреккә чыгара. Тик шулай да, кошларның бер өлеше ашлык эчендә һава җитмәүдән тончыгып үлә икән.



Безд__ мондый х__л була алмый ди Шамил Х__бибуллин.jpg

Шамил Хәбибуллин



КҮГӘРЧЕН КАЛДЫКЛАРЫ ИПИДӘ БУЛА АЛМЫЙ!

Күгәрченсез элеваторны күз алдына китерү кыен. Икмәк кабул итү пунктларында бу кошлар элек-электән булган. Бүген дә бар. Һәм, әйтергә кирәк, аз түгел. Гадәттә, күгәрченнәр элеваторга көзге уңышны кабул итү вакытында очып килә, көз буе шушында тукланалар, ә кышларга башка җирләргә очып китәләр. Чөнки кышкы чорда ачык һавада инде ашлык калмый.

Бер күгәрчен сезонга 5тән алып 10 килога кадәр ашлыкны юк итәргә сәләтле. Портовая урамындагы элеваторда йөргәндә җирдә аунап ятучы дистәләгән күгәрчен үләксәсе күзгә ташланды. Баксаң, күгәрченнәр биредә көн саен үлә икән. Ашлык ашаганда бу кошларда чама хисе юк, шуңа да еш кына аларның тулган ашказаны шартлый ди.

"Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсендә фитосанитар күзәтчелек бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Кадыйров икмәк кабул итү пунктларында күгәрченнәр булырга тиеш түгеллеген искәртә:

- Элеваторда, складларда, ачык токларда күгәрченнәр бөтенләй булырга тиеш түгел, - ди ул. - Моның өчен штраф каралган: житәкчеләргә 10 мең сумнан алып 20 меңгә кадәр, ә юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Тик мондый зур суммадагы штрафлар булса да, "Россельхознадзор" инспекторлары элеваторларны тикшергәндә еш кына күгәрченнәргә күз йома. Быел бу ведомство хезмәткәрләре май аенда респуб­ликадагы барлык элеваторларны да тикшереп чыккан. Штрафлар да салынган. Ләкин аларның берсе дә күгәрченнәр өчен түгел. Альберт Кадыйров икмәк кабул итү пунктлары һәм элеваторлардан күгәрченнәрнең онга һәм икмәккә эләгү ихтималы нульгә якын ди.

СОҢГЫ СҮЗ

Күгәрченнәр турындагы видеоның кайда төшерелүен Прокуратура ачыклый алырмы? Минемчә, юк. Чөнки бункерга ашлык төшеп китү мизгелләреннән башка видеоның авторы адреслы планнарны төшермәгән. Хәер, хакыйкатьне бары тик видеоның авторы гына ачарга мөмкин. Ничек кенә булмасын, без бу эшне ахырына кадәр җиткерәчәкбез, диләр Татарстан Прокуратурасында.
Якын арада белгечләр элеваторлар буенча рейдка чыгачак дигән сүзләр йөри. Әмма журналистлардан аның вакытын ни өчендер яшерәләр. Яшерерлек әйберләр бар, димәк...

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев