Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан ярминкәсе”нә... кан басымын үлчәтергә кил

50 яшьтән узгач нишләргә? Бу чор - иркен, актив, төрле чараларга бай тормышның башы дигән сүз.

Пенсия яшенә җиткәч, нәкъ менә сәламәтлегеңне кайгыртырга, иҗади мөмкинлекләр турында уйларга вакыт бар. 20 сентябрьдә иртәнге сәгать 9 да "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә ачыла торган "Актив озын гомер" проектының да төп максаты - пенсия яшендә дә тулы көч белән яшәп була икәнне күрсәтү, өлкәннәрне бергә җыю.

Өлкән яшьтәге кешеләрне кайгыртуга багышланган әлеге махсус күргәзмәне "Казан ярминкәсе" беренче тапкыр оештыра. Татарстанда гомер озынлыгы арта бара, шуны истә тотып, проект кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә нәрсә белән шөгыльләнергә, вакытны ничек файдалы, күңелле итеп уздырырга - кыскасы, пенсионерларны кызыксындырган тагын башка күп кенә кызыклы мәгълүматлар алып булачак.

Пенсия яшендәге кешеләр үзләрен борчыган сораулар белән юристларга, табибларга, психологларга, банк хезмәткәрләренә, тренерларга, визажистларга, туристик фирма агентлыкларына мөрәҗәгать итә ала. Пенсия фонды стендында үзеңнең булачак пенсияңне исәпләп чыгару, электрон дәүләт хезмәте порталы эшчәнлеге белән якынрак танышу мөмкинлеге дә тудырыла.

"Казан ярминкәсе"ндә бу көнне өлкәннәр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булачак, дип ышандыра оештыручылар. Күргәзмәдә төрле өлкәдә хезмәт күрсәтүче 50дән артык компания катнашачак. Шуңа да һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табар, мөгаен. Телисең икән, скандинавиячә йөреп кара, концерт тыңла, мастер-классларда катнаш, хәтта виноград үстерү серләренә дә өйрәнеп булачак. Татарстанның атказанган виноград үстерүчесе Леонтий Кирягин үсентеләрне кышка әзерләү хакында сөйләячәк. Шулай ук күргәзмәдә ортопедик аяк киеме, баш киемнәре, косметика, төрле файдалы чәйләр, сәламәтлекне ныгыта торган ашамлыклар да сатылачак.

Күргәзмә берничә зонага бүленгән. Сәламәтлек зонасы өлкәннәр өчен аеруча да мәгълүматлы булыр дип көтелә. Биредә, халыкны шәһәр клиникасыннан килгән тәҗрибәле табиблар кабул итәчәк. Кан басымын, кандагы шикәр күләмен үлчәтергә, йөрәк эшчәнлеген тикшертергә мөмкин булачак. Шулай ук белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шешне кисәтү, сәламәт туклану, тәмәке тартуның зыяны һәм башка кирәкле темаларга киңәшләр бирәчәкләр. "Актив озын гомер" проекты кысаларында коллегия утырышлары, киңәшмәләр уздырылыр дип көтелә. Күргәзмә 24 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев