Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Казанда бушка кием тарату пункты ачыла

«Кеше приюты» хәйрия проекты Казанда мохтаҗлыкта яшәүчеләр өчен кием-салым һәм аяк киемнәрен бушлай таратуның яңа пунктын ачачак.

Теләгән һәркем элек кулланышта булган әйберләрне бушлай ала алачак. Пункт 21 гыйнварда Халтурин урамы, 10 адресы буенча ачыла.

Проект авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Әйберләрне җыю 2018 елдан башлап Борхан Шаһиди ур., 26 йорт, 1 бит адресы буенча оештырылган. Элек әйберләр пенсионерлар, инвалидлар, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм янгыннан зыян күрүчеләр арасында бүленә иде.

Татарстан халкының актив ярдәме белән инициатива масштабларын киңәйтергә мөмкин булды. Хәзер киемне документлар күрсәтмичә теләсә кайсы граждан ала алачак.

Шулай ук, халыкка социаль ярдәм алу мөмкинлеген арттыру өчен, бушлай туклану продуктларын бирү нокталары янында шундый ук пунктлар ачу планлаштырыла. Проект төбәк волонтерлары һәм иреклеләре катнашында гамәлгә ашырыла, бу җәмгыятьтә үзара ярдәм культурасын һәм социаль җаваплылыкны үстерүгә ярдәм итә.

«Кеше приюты» оешмасы авыр тормыш хәлендәге кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтә: торак, кайнар ризык, медицина ярдәме, психологик һәм юридик консультацияләр белән тәэмин итә, эшкә урнашуда һәм социаль элемтәләрне торгызуда булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев