Казанда дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар сатылмаячак
Яңалыклар

Казанда дөнья чемпионатына багышланган сыбызгылы матрешкалар сатылмаячак

2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты фан-зонасында җанатарларга ашау-эчү, күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк.

2018 елгы Дөнья чемпионаты фан-зонасында җанатарларга ашау-эчү, күңел ачу программасы тәкъдим итәчәкләр, әмма тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар сатмаячаклар. Бу хакта “Татар-информ”агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева аңлатма бирде.

Фазлыева фан-зона территориясендә 2018 елгы Дөнья чемпионатының рәсми атрибутикасы һәм милли сувенирлар кибетләре эшләячәге турында сөйләде һәм сувенир продукция ассортиментына ачыклык кертте.

“Тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар сатмаячаклар”, - диде Фазлыева. Моңа кадәр шундый “сувенирлар” турында интернетта чып-чын бәхәс купты.

 

Фото: Михаил Захаров


Нет комментариев