Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Казанда фельдшерлар бер ир-атның 27 минутка туктаган йөрәген эшләтеп җибәрә алганнар

Фельдшерларның берсе - Саба егете Альберт Сафиуллин.

Казанда ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлык бригадасы йөрәге туктаган 41 яшьлек ир‑атны коткарган.

Чакыру алынуга, медфельдшерлар Гөлназ Нисапова һәм   Альберт Сафиуллин (Саба егете)  составындагы бригада, ир-ат аңын югалткан  йорт подъездына килеп җитә. Бу вакытта ир-ат аңын югалткан була, тәнен көзән җыера, сулышы булмый һәм  анда клиник үлем билгеләре күзәтелә.

Табиблар  йөрәккә турыдан-туры булмаган массаж аппаратын тоташтырганнар, үпкәләрне ясалма вентиляцияли башлаганнар һәм реанимация чараларын дәвам иткәннәр.

27 минуттан соң мониторда синус ритмы теркәлгән-йөрәк кабынып киткән. Пациентны алга таба дәвалану өчен стационарга китергәннәр.

Мәгълүмат һәм фото «ТАТАР ИНФОРМ»нан алынды.

Фото: t.me/tatmedicina

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев