Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда җылытыла торган тукталыш барлыкка килде

Яңа тукталыш кондиционерлар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.

Казанда Левченко бистәсенә таба барганда «Восстание разъезды» тукталышында җылытыла торган тукталыш павильоны урнаштырылды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа тукталыш кондиционерлар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Биредә ашыгыч хезмәтләрне чакыру төймәсе, Wi-Fi, телефон зарядкасы өчен җайланма, сәүдә автоматы һәм видеотабло бар.

Павильон урнаштыруга акчаны LEDEL компаниясе һәм башка партнер-фирмалар биргән. «Әлегә проект сынау вариантында эшләтеп җибәрелде һәм теләге булган һәркем Googl-формада фикерләр һәм тәкъдимнәр калдыра ала. Googl-формага QR-код буенча күчәргә мөмкин», – диде шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов.

Тукталыш пункты якынча 1,8 млн сумга төшкән. Ә гадәти тукталышның максималь бәясе 154 мең сум тора. LEDEL компаниясе генераль директоры Артем Когданин хәзер җылытыла торган тагын бер павильон урнаштыру буенча фикер алышу баруын әйтте.

Казан мэры Илсур Метшин мондый тукталышларны пассажирлар агымы зур булган һәм маршрутлар күп уза торган урыннарда урнаштыру кирәк дип саный. «Бу юнәлештә эшләү өчен акча да, партнерлар да табачакбыз», – дип өстәде ул.
 

Фото: kzn.ru/Марат Мугинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев