Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

«KazanForum»да Казан ипподромында ат чабышы һәм халыкара жокейлар чемпионаты узачак

Программада Халыкара жокейлар чемпионаты Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән иң яхшы спортчыларны җыячак.

XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 16 майда 18:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат чабышы һәм Халыкара жокейлар чемпионаты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Программада Халыкара жокейлар чемпионаты Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән иң яхшы спортчыларны җыячак. Россия (шул исәптән Татарстан), Төркмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстан вәкилләре катнашачак, дип көтелә. Чемпионат жокейларның осталыгын һәм Россиядә ат спорты үсешен күрсәтү өчен яхшы мәйданчык булачак.

Ат чабышларыннан тыш, кунаклар өчен күргәзмәләр, тематик фотозоналар һәм күңел ачулар оештырылачак. Тамашачылар өчен трибуналарга керү ирекле.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanforumda-kazan-ippodromynda-at-cabysy-ham-xalykara-zokeilar-cempionaty-uzacak-5923461
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев