Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч һәл! Яңа туган баласын сатарга куйган

Бу ананың йөрәк урынына таштыр, билләһи!

Әлеге коточкыч белдерү Ebay интернет-аукционында пәйда булган. Аны бирүче кеше яңа туган баласын 5000 еврога бәяләгән. Моны белеп алган сайт администрациясе бер сәгать эчендә игъланны аукционнан алган һәм әлеге фактны хокук саклау органнарына җиткергән.
Кыска гына вакыт эчендә сайт кулланучылары игъланның скриншотын алып, социаль челтәрләрдә таратып өлгергәннәр. Шуннан күрегәнчә, сабыйның исеме Мария, аның тууына нибары 40 көн икәне билгеле. Сатучы Германиянең Дуйсбург шәһәрендә яшәргә мөмкин дип язалар Интернет басмаларда.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
Әлеге сайт моңа кадәр дә кулланучыларны шаккатырган булган. Моңарчы бер ир сайтта хатынын сатарга куйган. Кайбер кулланчылар ханымны бик ошаткан, аның өчен 65000 фунт кызганмаучылар да табылган ди.
http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев