Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кредит каникуллары: кая мөрәҗәгать итәргә?

7 октябрьдә Владимир Путин мобилизацияләнгәннәр өчен кредит каникуллары турында указга кул куйды.

Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр кредит каникулларын рәсмиләштерә һәм соңга калган очракта пеня түләмәячәк, дип сөйләде юридик компания җитәкчесе Любовь Боженко.

«Алар һәм аларның гаилә әгъзалары барысы да мобилизацияләнгән көнгә кадәр төзелгән кредит килешүе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып торырга хокуклы. Кредит каникуллары хезмәт итү срогына тагын 30 көн өстәп бирелә», – дип аңлатты Боженко.

Кредитларны кичектереп тору хокукын алу өчен заемчы килешүнең гамәлдә булу вакыты дәвамында кредиторга мөрәҗәгать итәргә һәм 2023 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча гариза бирергә тиеш, дип өстәде юрист. Кредит каникулларының тагын бер шарты бар – моңа кадәр заемчы гамәлдәге кредитын кичектереп түләү хокукы белән кулланмаган булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев