Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулланучылар кәрзине кыйммәтләнергә мөмкин

Диетологлар ит, эремчек, йомырка һәм җиләк-җимешне арттырырга, икмәк һәм шикәр санын киметергә тәкъдим итте.

Россия кулланучылар кәрҗиненә күбрәк ит, балык, йомырка, эремчек һәм җиләк-җимеш өстәргә тәкъдим иттеләр. Бу аның 30 процентка артуына китерәчәк. Тиешле тәкъдимне федераль туклану һәм биотехнологияләр үзәге Россия Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына юллаган. Бу хакта «Известия»яза.

Белгечләр итне 5 процентка, балыкны — 16 процентка, кош — кортларны — 11 процентка, ә эремчек һәм йомырканы 14 процентка арттырырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, җиләк-җимеш һәм яшелчә күләмен 17 процентка арттырырга һәм тоз, икмәк, үсемлек майлары һәм шикәр санын киметергә тәкъдим ителә.

Диетологларның тәкъдиме россиялеләрнең симерүдән, артык авырлыктан һәм диабеттан интегүе белән бәйле.

Кулланучылар кәрҗинен 2021 елга яңартачаклар.

Фото: https://pixabay.com | maxmann

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев