Барнаул шәһәрендә була бу хәл.
18 яшьлек онык Кыш баба киеме алыр өчен, әбисенең акчасын урлаган. 63 яшьлек әби полициягә банк картасыннан 5 мең акча югалуын хәбәр итә. Тикшерә торгач шул ачыклана: баксаң, онык әбисенә кунакка килгәч картаның реквизитларын язып ала һәм телефон аша интернет кошелекка акча җибәрә. Егет гаебен таный. Әмма аңа Яңа елны Кыш бабай булып түгел, ә тикшерү үзәгендә каршыларга туры киләчәк.
Нет комментариев