Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышын мобилизациянең икенче дулкыны булу-булмау турында әйттеләр

Кышын мобилизациянең икенче дулкыны булмачак, чөнки фронтта кешеләр саны җитә. Махсус операция зонасында халык күче түгел, ә заманча армия кирәк, дип язган политолог Сергей Марков үз телеграм-каналында. Бу хакта “URA.RU” агентлыгы яза.

— Кышын бернинди дә мобилизация булмаячак. Аны уздыруның бернинди дә мәгънәсе юк, чөнки фронтта кулларына Калашников автоматы тоткан халык күче түгел, ә заманча кораллы заманча армия кирәк, — дигән Марков.

Ул мондый нәтиҗәне Россия Президенты Владимир Путинның сүзләреннән чыгып ясавын да белдергән. Әлеге вакытта фронтта 2022 елның көзендә мобилизацияләнгәннәрнең яртысы гына дошманга каршы көрәшә. Ә калган 150 меңе хәрби полигоннарда өйрәнүләр уза. Россиядә барлыгы 300 мең кеше мобилизацияләнде.

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев