Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әле 100 яшьне дә каршыларга насыйп булса иде, ди Сәлимә әби

Бу көннәрдә Байлар Сабасында гомер кичерүче Сәлимә Гасыйм кызы Гарипова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан  Президент Владимир Путинның Котлау хатын алды.

Сәлимә Гарипова Чәбки-Саба авылында туган. Гаиләдәге биш бала кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсәләр. Шуңа да Сәлимә апа тормыш юлында кем генә булып эшләмәсен, вазифасын җиренә җиткереп башкара, коллективта үз кешегә әйләнә. Район кулланучылар җәмгыятендә, озак еллар мәктәп ашханәсендә эшләп, лаеклы ялга китә. 1949 елда Мәхмүт исемле егет белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Биш онык, җиде оныкчыкка кадерле әби ул. Тырыш, уңган Гариповлар бер йортта дүрт буын гомер кичерәләр. “Ходай миңа озын гомер насыйп иткәнгә мин бик бәхетле, ил-көнгә тынычлык бирсен дә, якыннарым янәшәсендә әле 100 яшьне дә каршыларга насыйп булса иде”, - ди Сәлимә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев