Легендар шәхес иде...
Сүзебез Рәсәй Федерациясенең атказанган тренеры, стендка ату буенча СССРның спорт мастеры, техник фәннәр кандидаты һәм күпсанлы фәнни эшләр авторы Алексеев Юрий Владимирович турында.
22 август көнне, 76нчы яшендә, каты авырудан соң ул арабыздан китеп барды. Киңкырлы, талантлы шәхес иде. Андыйлар турында күп язарга була. Ул стендка ату буенча халыкара спорт остасы, спорт осталары, спорт остасына кандидатлар тәрбияләгән тренер. Аның спортчылары арасында Олимпия уеннарының бронза призеры, Европа чемпионнары бар.
Юрий Владимирович "Сабантуй" спорт мәктәбе ачылганнан бирле, стендка ату буенча тренер вазифасын башкарды. Биредә 1 халыкара класслы сорт остасы, 4 спорт остасы, 6 спорт остасына кандидат әзерләде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз эшенә тугры калып, намус белән хезмәт итте. Кешелекле булуы, балалар белән уртак тел табып эшли белүе белән ул башкалардан аерылып тора иде.
Юрий Владимирович һәрберебезнең күңелләрендә күркәм эш-гамәлле остаз, гадел, шул ук вакытта гади дә булып сакланыр.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, "Сабантуй" спорт мәктәбе коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, күркәм сабырлыклар тели. Беркемгә дә мондый авыр югалтулар күрергә язмасын. №584в
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев