Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлгән кешенең киемнәрен яндыру мәҗбүриме?

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА, Алексеевск бистәсе Соравыгызга җавапны Татарстанның...

Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА,

Алексеевск бистәсе

Соравыгызга җавапны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев аша алдык:

- Сорауның беренче өлешенә килгәндә, мәрхүм кешенең әйберләрен, әгәр файдалана алсаң, яндыруга караганда, куллану әйбәтрәк. Кемгәдер бүләк яки сәдака итеп бирергә, мәсәлән. Кайдадыр урнаштырып файдалансаң, аңа савап була. Яндыру - кайдадыр чүп булып яткан, кирәкмәгән әйберне юк итү өчен генә эшләнә. Ә үлгән кешенең киемнәренә килгәндә, аны чүплеккә ташлаганчы, яндыру яхшырак. Яки берәрсенә бирергә мөмкин. Үлгән кеше кием кими бит ул, ул аны барыбер тере вакытында кигән булган, - дип җавап бирде ул.

Безнең гәҗит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев