Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әлифба" авторы Сәли Вәгыйзов музее ачылган

18 ноябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында беренче татар әлифбасы авторы Сәләй Вәгыйзов музей комплексы ачылды.

Музей-йорт Сәләй Вәгыйзов бала һәм үсмер чагын уздырган өй нигезендә корылды.

Бу төзелеш район һәм авыл администрациясе, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алып барылды. Музейны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.

Ирле-хатынлы Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова - беренче татар әлифбасы авторлары. Гомерен татар фәненә хезмәт итүгә багышлаган Сәләй Вәгыйзовның төп казанышы буларак Әлифба дәреслеген төзү санала. Тарихка ул нигездә шушы олы хезмәте белән кереп калды.

http://belem.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев